Хөрмәтле коллегабыз – Иксанова Әлфия Шәкүр кызын гомер бәйрәме – 60 яшьлек юбилее белән чын ихластан котлыйбыз!
Әлфия Шәкүровна – бөтен хезмәт юлын Азнакай телевидениясенә багышлаган, талантлы журналист, районыбыз үсеше өчен үзеннән зур өлеш керткән тәҗрибәле хезмәткәр.